«Минем туган көнем». "Веста» үзәге.

2018 елның 17 октябре, чәршәмбе

"Веста» үзәге белгечләре волонтерлар белән берлектә «Минем туган көнем» акциясен дәвам итәләр, аның кысаларында авыр дәрәҗәдәге сәламәтлекләре чикле балалар өчен өйдә социаль-анимацион тамаша оештыралар.

Бу көнне туган көнен бәйрәм итүче кызга кунакка күңелле клоуннар Белгеч, Бяка һәм Тиктормас килделәр. Алар тантана сәбәпчесен, кызларны һәм кунакларны мавыктыргыч һәм күңелле уеннар белән кызыктыра алдылар. Кунаклар барысы да бик теләп катнаштылар, бер-берсенә ярдәм иттеләр. Чара күңелле котлау җырлары һәм мәзәкләр белән тулыландырылды.

 Очрашу ахырында сабын куыклары салюты һәм юбилярны котлау сүзләре әйтелеп бүләк тапшырылды. Әти-әниләр оештыручыларга игътибар күрсәткәннәре һәм кызлары өчен уздырылган бәйрәм өчен бик рәхмәтле булдылар. Барысы да күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф алдылар!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International