17 нче октябрь көнне Арча "Мәрхәмәтлек үзәге"нең социаль педагоглары "Остабикә" иҗат студиясе белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче ата-аналар өчен кул эшлэнмэсе ясау буенча мастер-класс оештырдылар.
Әти-әниләр һәм балалар энә савыты әзерләүдә бик теләп катнаштылар. Моның өчен зур тәҗрибә булу, материал һәм техниканың сыйфаты мөһим түгел. Күнелгә хуш килеп эшләнгән эш ул тынычландырада, иҗади үсешләргә этәргеч була.
Уртак хезмәт балаларга һәм аларның әти-әниләренә зур шатлык китерде.