ЯҢАЛЫКЛАР


9
ноябрь, 2018 ел
җомга

Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында Ютазы төбәгеннән кунаклар.

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан  Балтачның үзәк урамында  һәм Чепья авылында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды.

Бүген  "Югары Ослан  картлар һәм инвалидлар өчен интернат- йорт" та бөек рус язучысы һәм шагыйре И.С.Тургеневның  200  еллык юбилее уңаеннан аның иҗатына багышланган әдәби  сәгать узды.

Буген "Туган як – туган як" республика акциясе уңаеннан Югары Ослан картлар һәм инвалидлар интернат-йорты Яшел Үзән районыннан кунаклар кабул итте.

Югары Ослан картлар һәм инвалидлар  интернат- йорты”нда төрле  технологоя, эш формаларын музыка аша  комплекслы файдалануга зур игътибар бирелә, чөнки   бу кешеләрнең эчке  борчылуларын  бетерергә ярдәм итә.

9 нчы ноябрь 2018 нче ел, җомга

    «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова «Толерантлык-тынычлыкка юл» дигән темага мини - тренинг үткәрде. 

Тренингның максаты: социаль хезмәт алучыларның үз фикерләрен әйтә белүләрен үстерү, үз фикереңә ия булу, кеше фикерен ихтирам итү.

Толерантлык – ул нәрсәне дә булса яки кемне дә булса түзә алу сәләте. «Толерантлык» төшенчәсе гади Россия өчен күнегелмәгән. Безгә якынрак безнең Россия сүзе – «түземлелек». Түземлелек – сәләтле һәм түзә белү, сабыр булу, чит кеше фикере белән килешә белү.

 Чара тренинг темасын формалаштыруны ярдәм иткән риваятьләрдән башланды. Аннары күнегүгә күчтек: катнашучыларга әйтемнәр һәм тыюлыклар язылган карточкалар таратыла, һәркем әйтемне укый һәм аны тиешле тыюлык белән чагыштыра, мәсәлән: әйтем – «Караклык ялкаулык һәм комсызлык китереп чыгара», тыю – «Урлама». Соңыннан бергәләп толерант шәхеснең нинди сыйфатларга ия булуын билгеләдек – кеше характерының сыйфаты язылган карточкалар таратыла, шулардан толерант шәхесне характерлаучы карточкаларны сайлап алырга кирәк. Социаль хезмәт алучылар тест уздылар һәм аның нәтиҗәләрен анализладылар.. Ахырда һәркем низаглы ситуациядә үзеңне ничек дөрес тотарга өйрәтәчәк белешмәлек төзүдә катнашты.

Тренинг нәтиҗәсендә социаль хезмәт алучылар арасында дустанә мөнәсәбәт, ярдәмчеллек, үзара аңлашу, гафу итү теләге, толерантлы  булып үз-үзеңне тоту нигезләре барлыкка килде.

Тренингта 14 кеше катнашты.

Без яшәгән законнар

Безнең Азнакай районы “Өмет” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә ялгыз өлкәннәрне һәм инвалидларны көзге уңыш: бәрәңге, кишер, чөгендер һәм башка яшелчәләр белән тәэмин итү традициясе бар һәм ел саен бик теләп башкарыла. Бу эш Ак мәчет белән бергәләп эшләнә. Район халкы һәм фермерлар хәер итеп мәчеткә бәрәңге һәм башка яшелчәләр китерәләр. Социаль хезмәткәрләр быел да традицияга тугры калып, 50 ялгыз һәм аз керемле үзәктә исәптә торучы инвалидларга, гражданнарга бәрәңге, яшелчә илтеп бирделәр. Мохтаҗларның рәхмәт сүзләре үзебезнең күңелләргә дә мәрхәмәт өсти.

2018 елның 8 ноябрендә Азнакай муниципаль районының "Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә "Аңлы ата-ана мәктәбе» программасы кысаларында чираттагы очрашу узды. «Ата-ана дөньясы» исеме астында узган дәрес ата-аналар тәртибен төзәтүгә ярдәм итүче уңай тормыш җайланмаларын формалаштыруга юнәлдерелгән иде. Чарага социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә торучы гаиләләрдәге ата-аналар чакырылган иде. Очрашу вакытында бүлек психологы Сафина Гүзәл ата-аналарның ролен күтәрүгә юнәлдерелгән күнегүләр һәм уеннар үткәрде. Күнегүләр вакытында тренингта катнашучылар уңай кәеф алдылар, балаларны мәхәббәт һәм бәхеттә тәрбияләү өчен үзләрендә яңа ресурслар ачтылар. Психолог балалар белән ата-аналар арасында булган мөнәсәбәтләрен оптимальләштерү буенча киңәшләр бирде. Социаль эш буенча белгеч Гатиятуллина Светлана «Мәхәббәт белән тәрбияләү» дигән буклетлар таратты.

Иске Икшермэ авылында урнашкан «Тургай» приютында тэрбиялэнуче балалар «Серле йомгак» тугэрэгенэ йорилэр. Алар анда тегэргэ, бэйлэргэ ойрэнэлэр.Килэчэктэ кызлар очен болар барсыда кирэк булачак бит.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International