Хәйрия акциясе

2018 елның 9 ноябре, җомга
Безнең Азнакай районы “Өмет” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә ялгыз өлкәннәрне һәм инвалидларны көзге уңыш: бәрәңге, кишер, чөгендер һәм башка яшелчәләр белән тәэмин итү традициясе бар һәм ел саен бик теләп башкарыла. Бу эш Ак мәчет белән бергәләп эшләнә. Район халкы һәм фермерлар хәер итеп мәчеткә бәрәңге һәм башка яшелчәләр китерәләр. Социаль хезмәткәрләр быел да традицияга тугры калып, 50 ялгыз һәм аз керемле үзәктә исәптә торучы инвалидларга, гражданнарга бәрәңге, яшелчә илтеп бирделәр. Мохтаҗларның рәхмәт сүзләре үзебезнең күңелләргә дә мәрхәмәт өсти.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International