“Югары Ослан картлар һәм инвалидлар интернат- йорты”нда төрле технологоя, эш формаларын музыка аша комплекслы файдалануга зур игътибар бирелә, чөнки бу кешеләрнең эчке борчылуларын бетерергә ярдәм итә.Интернат- йорт хезмәткәрләре төрле жанрдагы музыканы куллана.Гадәттә,сенсорлы бүлмәдә классик музыка һәм табигать тавышлары яңгырый.Бу вакытта алар пластилин белән эшли, рәсем ясый, гардено терапия, арттерапия , хобби- техника белән шөгыльләнә.Язгы- көзге чорда фонтан янында, беседкада, территория буенча прогулка вакытында да җыр һәм музыка аларга ял бирә.Репертуар төзегәндә, әлбәттә, аларның теләкләре , төрле юбилей һәм бәйрәм истәлекле даталар искә алына. Һәр пәнҗешәмбе көнне”Мин яратам сине , тормыш” җыр яратучылар клубы утырышы уза, анда баянга кушылып яраткан җырларын башкарырга мөмкинлек туа.Күптән түгел бездә кунакта гитарасы белән автор башкаручы Е. Скрябин булды.70-80 нче елгы җырлар һәрберсенең күңел кылларына кагылды, бик яратып тыңладылар , таныш җырларны кушылып бергә башкардылар. Интернат-йорт хезмәткәрләре музыка белән эшләүнең олы яшьтәге кешеләрне активлаштырырга нык ярдәм итә дип уйлыйлар.