8 ноябрь көнне, "Туган як – туган як" республика акциясе уңаеннан Югары Ослан картлар һәм инвалидлар интернат-йорты Яшел Үзән районыннан кунаклар кабул итте.
Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Денис Лулаков һәм социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лариса Билалиева интернат-йортта яшәүче якташларына кунакка килделәр.
Интернат-йортта яшәүчеләр кунаклар килүгә бик шатланды, үзләренең танышларының тормышы турында зур кызыксыну белән сораштылар, интернатта яшәүләре турында сөйләделәр. Рәхмәт сүзләре белән алар котлаулар һәм бүләк җыелмалары кабул итте, бүләкләр – якташлары игътибары, туган як яңалыкларының кадерлерәк булуын билгеләп үттеләр.