Чирмешән картлар йортында тәрбияче нокталар буенча рәсем ясау дәресе үткәрде. Әлеге алым өлкәннәр өчен оештырыла торган киң таралган алым. Пенсия яшенә җиткәч, кешенең тормышы үзгәрә, бик күп буш вакыты барлыкка килә. Шушы буш вакытны бушка үткәреп кеше төрле авырулар, куңелсез вакыйгалар турында уйлый башлый, күңел төшенкелегенә бирелә. Арт терапия менә шундый “максатсыз тормышны” булдырмаска, тормышның бәләкәй генә шатлыкларына сөенеп яшәргә яхшы кәеф булдырыга ярдәм итә. Картлар йортында яшәүчеләр иң элек нокталарны тоташтырдылар, соңыннан гуашь белән рәсемнәрен буядылар.