Узган чәршәмбе, 8 ноябрь көнне, “Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты “Юлдаш”та Татарстан Конституциясе һәм Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан реабилитация бүлеге белгечләре “Могҗизалар кыры” интеллетуаль уены оештырды. Барысы да Россия телеканалындагыча булды: әйләнә торган барабан да, призлар да, уенчылар өчлеге дә, җиңел булмаган сораулар һәм суперприз да. Өч турда өч кеше җиңеп чыкты. Уенның җиңүчесе итеп Антонина Митрофанова табылды.
Чарада катнашучылар Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итү тарихы, кешенең хокуклары һәм бурычлары турында белделәр,тәнәфес вакытында залда утыручы социаль хезмәтләрдән файдаланучылар “Минем Республикам – Татарстан” викторинасы сорауларына актив җавап бирделәр, безнең як тарихы һәм мәдәни традицияләре турында бер-берсенә сөйләп, дискуссиядә катнаштылар.