Югары Ослан картлар һәм инвалидлар интернат-йортында бу көннәрдә зур кунак - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Александр Черемнов булды. Ул биредә яшәүчеләр белән аралашты һәм аларның яхшы шартларда яшәүләрен билгеләп үтте. Депутат интернат коллективына социаль хезмәтләр алучылар өчен яхшы шартлар тудырган өчен рәхмәт белдерде. Ул буш кул белән килмәде, ә интернатка куәтле пылесос бүләк итте һәм киләсе җәйдә интернат автотранспортына элмә куярга вәгъдә итте