“Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә “Сак булыгыз - янгын” дигән танып – белү әңгәмәсе узды

2018 елның 20 декабре, пәнҗешәмбе

20 декабрь 2018 ел, пәнҗешәмбе

“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Сак булыгыз – янгын” дигән темага көндезге бүлек балалары белән куркынычсызлык кагыйдәләренә багышланган танып белү әңгәмәсе булып узды. Шөгыльнең максаты булып балаларга ут белән уйнауның куркыныч булуын аңлату троды.

Шөгыльнең беренче өлешендә “Кошкин дом”, “Смешарики” янгынга карата мультфильм карадылар.

Икенче өлештә тәрбиячеләр тарафыннан төрле ситуацияләргә карата иллюстрациияләр күрсәтелде. Балалар бик игътибар белән тыңладылар, дөрес итеп 101 хезмәтен чакырырга өйрәнделәр. Әлеге шөгыль балаларда бик күп тәэсирләр калдырды. Шөгыльдә 18 бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International