Тәрбия мәктәбе

2018 елның 21 декабре, җомга

Лениногорск муниципаль районында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “тәрбия мәктәбе” технологиясенең чираттагы дәресе узды.

Теге яки бу чирдән зыян күргән кешеләр үз бәлаләре белән бер-узләре калалар. Аларга үз-үзләренә хезмәт күрсәтү буенча мөмкинлекләре чикләнгән авыр авыруларны карау нигезләренә мөстәкыйль өйрәнергә туры килә. Мондый гаиләләргә «тәрбия мәктәбе»ярдәм итәргә тиеш.  Лекцияләрдә Үзәкнең медицина хезмәткәрләре гомуми карау принципларын (медицина манипуляцияләре күнекмәләрен, өзлегүләрне профилактикалау, шәхси гигиена, туклану һәм ашату кагыйдәләре, дезинфекция ысуллары) төрле функциональ тернәкләндерү нигезләрен; геронтология нигезләрен аңлаталар. Психолог стресс халәтен кисәтү һәм карау мәсьәләләре белән бәйле психологик аспектлар белән таныштыралар.

“Тәрбия мәктәбе” лекцияләре бушлай үткәрелә  һәм Һөнәри ярдәм күрсәтү дәресләре бирелә, үз-үзләренә хезмәт күрсәтү сәләтен тулысынча югалткан өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның туганнары белем ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International