ЯҢАЛЫКЛАР


25
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

Бүген 25 сентябрь көнне Әтнә муниципаль районында эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы хемәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова булып китте. Визит барышында шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте.

 

25 нче сентябрь көнне Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Өлкәннәр көне уңаеннан, сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәребез өчен  3 нче номерлы “Ләйсән” балалар бакчасы коллективы концерт программасы белән чыгыш ясадылар.                                                      

25 сентябрь көнне “Югары Утар акылга зәгыйфь балалар интернат йорты” тәрбиячесе Шакирова А.Җ. инциативасы буенча «Физкультура әлифбасы иртәнге физкультура – сәламәтләндерү процедурасы үткәрелде.Әлеге процедураны 3 тәрбияләнүче узды. Процедураның максаты балалардагы  талчыгу үсешен булдырмый калу, дәрес барышында эмоциональ киеренкелекне төшерү иде.

25 сентябрь 2018 ел, сишәмбе

“Астра” тернәкләндерү үзәгендә балалар һәм аларның әти – әниләре белән берлектә читтән торып “Минем Алабугам” дигән экскурсия үткәрелде.

«Якын кешеләр” клубы эше кысаларында “Веста” Үзәге психологы Наталья Емелянова «Аноним наркоманнар» клубы әгъзалары белән берлектә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 15 хатын-кыз белән «Мәҗбүри сайлау кирәклеге» темасына чираттагы дәрес үткәрде.

Бөек рус язучысы Л.Н.Толстой тууына 190 ел тулуга багышланган «Язучыда кунакта» дигән танып-белү әңгәмәсен, хезмәт буенча инструктор Лариса Евстратьева социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балалар арасында үткәрде.

25 нче сентябрь 2018 нче ел, сишәмбе

“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгенең  социаль – медицина бүлеге белгечләре «Кискен эчәк авыруларын кисәтү" темасына санбюллетень чыгардылар.

Максат: кеше тормышында сәламәтлекнең тоткан ролен күзаллауны ачыклау, үз сәламәтлегеңә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү.

Эчәк инфекцияләре-бу чирләрнең бер төре, алар беренче чиратта азык-төлек эшкәртү органнарына зыян китерә. Эчәк авыруларын кисәтү юллары бик гади: бары тик санитар кагыйдәләрне дөрес үтәү генә.

Яшелчә һәм җиләк-җимеш әзерләү, җир белән эшләү-эчәк инфекцияләре белән зарарлану сезоны булып санала. Бюллетеньдә бу авыруларны кисәтү максаты белән эчәк инфекцияләрен кузгатучылар һәм аларның зарарлану юллары чагылдырылган. Шулай ук эчәк авыруларын кисәтү: яшелчә, җиләк-җимеш, кул юу,  җирдә перчаткалар белән эшләү ысуллары җентекләп тасвирланган. Азык әзерләгәндә яшелчәләрне яхшылап, кыздырырга һәм пешергәндә кайнаган яки шешәләрдәге суны кулланырга кирәк. Әлеге мәгълүмат 49 социаль хезмәт алучыга җиткерелде

2017-2019 елда Татарстан Республикасында балаларның мәгълүмати иминлеген тәэмин итү буенча чаралар планын тормышка ашыру кысаларында 25.09.2018 елда «Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль хезмәт күрсәтү  дәүләт автоном учреждениесенең гаилә hәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Волостнова М. М. hәм Паздникова Е. С. социаль хезмәт алучылар арасында “Интернет челтәрендә балаларның мәгълүмати куркынычсызлыгы " темасына дәрес үткәрделәр. Әлеге дәреснең максаты: балаларны интернет челтәрендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру, балаларга интернетның зыяны hәм файдасына аңлату, үз сәламәтлегеңә хөрмәт тәрбияләү. Балалар тәкъдим ителгән материалны зур кызыксыну белән тыңладылар, фикер алышуда актив катнаштылар.

 

2018 нче елның 24 нче сентябрь көнне Югары Утар балалар йорты интернатында тәрбияче Галиуллина Нурия инициативасы буенча “ Көзге калейдоскоп” дигән темага уен үткәрелде. Уенда 6 бала катнашты.

21нче сентябрьда Мөслим картлар хәм инвалидлар интернат-йортының психологы Салихова Л.З. өлкәннәр белән әңгәмә үткәрде. Әңгәмәнең төп максаты социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның психик сәламәтлекләрен, аларның эмоцианаль торышларын ачыклау.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International