ЯҢАЛЫКЛАР


4
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

    2018 елның 4 сентябрендә балаларына алиментны вакытында ала алмаучы әти-әниләргә ярдәм итү максатыннан, Әтнә районы социаль яклау бүлегендә суд приставлары белән берлектә гражданнарны кабул итү оештырылды. Чарада мәшгульлек үзәге белгечләре дә катнашты. Хокукый сораулар белән адвокатка да мөрәҗәгать итү мөмкинлеге булды.

03.09.2019 г. «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» Республика хәйрия акциясе кысаларында «Веста»  Үзәге белгечләре 5 инвалид балага яңа уку елына әзерләнергә ярдәм иттеләр. 

2018 елның 4 сентябрь көнендә 14.00 сәгатьтә Саба муниципаль районының халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Балкыш” дәүләт автоном учреҗдениесендә әти-әниләре алиментлар түләүдән баш тарткан балалар тәрбияләүче гаиләләргә  хокукый ярдәм күрсәтү  максатыннан Бердәм кабул итү көне үткәрелде. Чарада район прокуратурасы, социаль яклау, “Балкыш” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, суд приставы  белгечләре мөрәҗәгать иткән гаилэлэрне борчыган  сорауларына җавап бирде, алга таба аларның проблемаларын чишү юлларын планлаштырды.

    28 августта ДБУ “Сукырларны һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү Республика Үзәге” хезмәткәрләре һәм үзәктә социаль хезмәтләрдән файдаланучылар “Уңыш” бәйрәмендә актив катнаштылар.

4 сентябрь  коне Кама Тамагы муниципаль районының дәүләт автоном «социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе «Богородский рай» МТЗ һәм СЗ ТР Кама тамагы муниципаль районында» алимент  түләүләр буенча бурычлары булган гаиләләр белән комиссия утырышы узды.

 

    4 сентябрьдә Балык Бистәсе муниципаль районының халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Доверие – Ышаныч” дәүләт автоном учреҗдениесендә әти-әниләре алиментлар түләүдән баш тарткан балалар тәрбияләүче гаиләләргә Бердәм  кабул итү Көне узды.

4 сентябрь көнне “Гнездышко” приютының өлкән төркем тәрбияләнүчеләре белән “Терроризмга каршы – бергәләп” дигән  танып-белү сәгате узды.

4 нче  сентябрь 2018 нче ел, сишәмбе

“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә “Эш белән тәэмин итү үзәгенең” укыту бүлеге инспекторы Светлана Бахмутова социаль хезмәт алучылар өчен һөнәри юнәлеш бирү буенча очрашу үткәрде.

Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларга һөнәр сайлау  һәм  һөнәр үзләштерү өчен нинди белем курсы үтәргә кирәклеген аңлату иде.

Инспектор сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен һөнәрләр, шәһәрдә вакантлы урыннар турында сөйләде һәм  белгечләрнең контакт номерларын әйтте. Һөнәр сайлаганда кешенең профессиональ мәнфәгатьләрен,  психологик үзенчәлекләрен,  мөмкинлекләрен ачыклый торган тест үткәрде һәм “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарга тәкъдим ителә торган һөнәрләр”, “Һөнәр сайлау стратегиясе”, “Төрле һөнәрләр классификациясе” дигән буклетлар өләште.

Чарада 10 кеше катнашты.

Балигъ булмаган балалы, әти-әниләре алимент түләүдән баш тарткан гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү өчен бердәм кабул итү көне итеп һәр айның беренче сишәмбесе билгеләнгән.

4 нче сентябрь көнне гражданнарны кабул итү Арча һәм Әтнә районнары буенча суд приставлары бүлеге бинасында, Арча шәһәре, Советлар мәйданы урамы, 10 нчы йорт адресы буенча үткәрелде. Анда прокуратура, суд приставлары, опека һәм попечительлек, социаль яклау бүлеге, Мәрхәмәтлек үзәге һәм мәшгульлек үзәге белгечләре катнашты. Мөрәҗәгать иткән граңданнарга һәрьяклы ярдәм күрсәтелде.

Алдагы кабул итү көне 2 нче октябрьдә шул ук адрес буенча уздырылачак.

2018 елның 4 сентябрь көнендә 11.00 сәгатьтә Теләче районының администрация бинасындаБердәм кабул итү көне булып узды. Чараның максаты булып, әтисе яки әнисе алимент түләдән баш тартучы балигъ булмаган балалы гаиләләргә  хокукый ярдәм күрсәтү иде. Чарада район прокуратурасы, социаль яклау, “Родник” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, опека хезмәткәре  һәм юрист катнашты. Ярдәм сорап килүчеләр бушлай юридик ярдәм күрсәүдән бик кәнагәть калдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International