ЯҢАЛЫКЛАР


9
июль, 2018 ел
дүшәмбе

    Һәр елны июль ае башында гаилә көне билгеләнеп үтелә. Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү белгечләре дә, бу чарадан читтә калмый. Мөмкинлекләре чикләнгән, куп балалы гаиләдә тәрбияләнгән, социаль хезмәтләр алучы гаиләләр  “Кинога  - бөтен гаилә белән” дип аталган чарада катнашып, гаиләдә үзара булган мөнәсәбәтләрне тагы да якынайттылар.

Гаилә – һәр кеше тормышында аерым мәгънә алып тора һәм ул кешелек өчен төп кыйммәтләргә ия. Һәр ел да 8 июльдә Россиядә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Бу – халык арасына кергән, кешелек билгеләп үтә торган яңа бәйрәмнәрнең берсе булып тора, ә Рус православие чиркәве бу көнне христиан никахын саклаучы изге Петр һәм Февроньяның хәтер көнен билгеләп үтә. Бәйрәм вакыйгалары һәр шәһәрдә һәм һәр гаиләдә уза.

«Веста» Үзәге хезмәткәрләре «Ныклы гаилә» партия проекты эгидасы астында оештырылган Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү кысаларында төрле чаралар үткәрде:

Уенда приютның барлык балалары да катнашты. Байлыкны эзләү приют территориясендә узды. Ике төрдәге байлык качырылган иде, икесе дә табылды.

«Шатлык» приютында “Исәнме, кызыл җәй” темасына спорт бәйрәме үткәрелде. Чараның максаты: сәләмәт яшәү пропагандасына багышланган. Балаларда тизлек, өлгергәнлек, көч, сизгерлек үстерү, аларда көндәлек күнекмәләрдә игтияҗ тәрбияләү. Программада  шигырь, җыр, бию һәм кызыклы ярышлар булды. Чара кызыклы, күңелле, шау-шулы үтте. Балалар көне буена җитәрлек уңай эмоциональ кәеф алдылар.

Автор: тәрбияче Лилия Минневалиева.

09 нчы июль 2018 нче ел, дүшәмбе

Тукай районының картлар hәм инвалидлар йортында дәвалау физик культурасы инструкторы һәм социаль эш буенча белгеч “Без сәламәт яшәү рәвеше өчен” дигән девиз астында мәдәни-спорт чарасы үткәрделәр. Бу чарада коляскаларда йөрүче инвалидлар hәм башка социаль хезмәт алучылар катнашты. Рәхәтләнеп төрле хәрәкәтчән уеннар уйнадылар.

 

 

Менделеев муниципаль районында«Өмет Яры»  социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Агляметдинова Е. В. һәм Дьячкова. Н.. белән берлектә, психолог Маснавиева 6 июль көнне шушы бәйрәмгә багышланган чара оештырдылар.. Чара табигать кочагында узды, бүлекчәдә иҗтимагый ярдәм алучы 5 гаилә төрле күңелле уеннар, ярышларда катнаштылар.

9 июль көнне Югары Утар акылга зәгыйф булган балалар йорты-интернатында, тәрбияче Садыков Илфат, «Настольный теннис» дип исемләнгән спорт чарасы үткәрде. Әлеге чарада 4 тәрбияләнүче катнашты.

7 июнь көнне Сарман  районы “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә йөреп хезмәт күрсәтү бүлегендә социаль хезмәттән файдаланучылар Дәүләтбаев Миннехаҗи Миннебай улы белән Хабибуллина Нурдидә Якуп кызының бергә гомер итүләренә 60 ел тулу уңаеннан юбилейлары үткәрелде. Бәйрәм уңаеннан аларны социаль хезмәткәрләре Сагдатова Фәридә Әнил кызы котлап, изге теләкләрен җиткерде.

 

6 июль көнне “Шатлык” приютында Гаилә көненә багышланган гаилә бәйрәме булып узды. Бәйрәмнең символы – ромашка чәчәге.  Чара алдыннан князь Петр легендасы турында презентация күрсәтелде. Бәйрәмдә төрле конкурслар һәм эстафеталар үткәрелде. Балалар табышмакларга җаваплар эзләделәр. Ата-аналар балалар төрергә өй рәттеләр. Төрле мультфильмнардан көйләрне танып белделәр. Чара барышында төрле музыкаль чаралар, бию номерлары күрсәтелде. Бәйрәм “Дөньяга елмаюны бүләк ит”, дигән җыры белән тәмамланды.

Авторы: музыкаль җитәкчесе Татьяна Угарова һәм социаль педагог Екатерина Карнаухова.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

 

“Яр Чаллы шәһәре” шәһәр округындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Солнышко” Реабилитация үзәге” дәүләт автоном учреждениесе «Ассоциация реабилитации инвалидов «РостРесурс» берлектә 56 инвалид бала һәм ата-аналар өчен “Сможем вместе” проектын тормышка аштыру кысасында 09нчы июльдә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм оештырды. Балалар уеннарда әти-әниләре белән катнаштылар, бәйрәм символы Рамашка, өй хужасы Кузя белән дуслаштылар. Килгән кунаклар һәр балага бүләк тапшырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International