7 июнь көнне Сарман районы “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә йөреп хезмәт күрсәтү бүлегендә социаль хезмәттән файдаланучылар Дәүләтбаев Миннехаҗи Миннебай улы белән Хабибуллина Нурдидә Якуп кызының бергә гомер итүләренә 60 ел тулу уңаеннан юбилейлары үткәрелде. Бәйрәм уңаеннан аларны социаль хезмәткәрләре Сагдатова Фәридә Әнил кызы котлап, изге теләкләрен җиткерде.