ЯҢАЛЫКЛАР


29
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

29 июльдә «Шафкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Насыйрова Ләйсән «Үзем психолог» яшүсмерләр клубы программасы кысаларында «Үз-үзен тәкъдир итү» тренингын «Балкыш» лагеренда тәрбияләнүчеләр белән үткәрде.

 

28 июль көнне юл хәрәкәте иминлеген арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен, аларның китергән авыр нәтиҗәләрен киметү эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Анжела Хайрова социаль куркыныч хәлдә булган 9 балигъ булмаган бала арасында «Һәркайда билгеләр» дигән дәрес-викторина үткәрде.

«Гаилә кунакханәсе» клубы кысаларында 27 нче июль көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Диләрә Корягина «Никах буенча партнерларның эмоциональ үз-үзләрен җайга салу» дигән темага төркемле дәрес уздырды. Дәреснең максаты: гаилә парында ситуатив борчылуны  профилактикалау.

28 июль көнне Түбән Кама шәһәренең 55 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Эльза Сәмигуллина «Минем шәһәрем урамнары» курсыннан «Түбән Кама тарихы йөзләрдә» дип исемләнгән танып-белү дәресе үткәрде. Дәрестә 11 бала катнашты. Максат: шәһәрнең төзелешенә һәм үсешенә зур өлеш керткән күренекле шәхесләр белән таныштыру.

28 июль көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Рәмзилә Хафизова 11 балигъ булмаган бала арасында 13 нче социаль участокта «Син минем дустым, мин синең дустың» дип исемләнгән чара үткәрде. Максаты: балаларда тормышта дуслыкның әһәмиятен аңлау, дуслык кагыйдәләрен белүне ныгыту, башка кешеләргә, аларның мәнфәгатьләренә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү.

28 июль көнне “Рәхим итегез! Бәхетле гаилә!” клубында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова «Безнең гаиләдә аралашу культурасы: үзара аңлашу табу» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максаты: гаиләдә микроклиматны яхшырту.


28
июль, 2021 ел
чәршәмбе

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Ләйсән Суниева 27 июль көнне «Почемучкалар» программасы кысаларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле 5 балигъ булмаган бала өчен “Табигать күренешләре” дигән төркемле дәрес үткәрде. Максат: тере һәм тере булмаган табигать белән үзара бәйләнеш турында күзаллауларны формалаштыру.

27 нче июль көнне «Гомуми эш» гомумроссия проекты кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ләйсән Сунеева 5 балигъ булмаган бала өчен «Туган көн» дигән документаль фильм күрсәтте, соңыннан аның буенча фикер алыштылар.

Түбән Кама шәһәренең «Гаилә» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү Мәдәни үсеш һәм социаль ярдәм үзәге автоном коммерцияле булмаган оешмасы быел Россия Федерациясе Президенты грантын, «Мәрхәмәтлелек юлы» әйберләре күчмә социаль склады проекты белән 397 370 сум күләмендә грант отты. Проект авыр тормыш хәлендә калган, авыл җирендә яшәүче кешеләргә социаль ярдәм күрсәтүгә һәм аларны яклауга юнәлдерелгән. Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге проектның партнеры булып тора һәм аны тормышка ашыруда һәртөрле ярдәм күрсәтә.

Татарстан Республикасында социаль ярдәмгә мохтаҗ балалар тәрбияләүче гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле практикаларын үстерү буенча чаралар комплексын тормышка ашыру кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Ландыш Зарипова 27 июль көнне социаль хезмәт алучылар арасында «Фетрдан кубикны тегү» дигән темага дәрес үткәрде. Максат: үз кулларың белән сенсорлы үсүче кубик ясау, игътибар, хәтер, материал белән эшли белүне үстерү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International