«Гаилә кунакханәсе» клубы кысаларында 27 нче июль көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Диләрә Корягина «Никах буенча партнерларның эмоциональ үз-үзләрен җайга салу» дигән темага төркемле дәрес уздырды. Дәреснең максаты: гаилә парында ситуатив борчылуны профилактикалау.
Дәрес башында катнашучыларның эмоциональ фонын тигезләү өчен психолог «Юу машинасы» күнегүен башкарырга тәкъдим итте. Аннан соң клуб дәресе «Үз-үзеңне җайга салуның нечкә көйләмәсе» фильмын карау белән дәвам итте. Соңыннан катнашучылар әлеге видеоның күп кенә сораулар буенча уйланырга ярдәм итүе турында нәтиҗә ясадылар: үз-үзеңне бәяләүне ничек арттырырга, үз-үзеңә ышаныч табарга, кризистан ничек чыгарга, стресс, депрессия, фобияләр белән көрәшергә, бер-беребез белән аңлашуны ничек табарга һ. б.
«Кызыклы - файдалы» йомгаклау даирәсендә катнашучылар кызыклы бирем үтәделәр: кәгазь битләрендә «миңа кызык/миңа бу киләчәктә кирәк булачак» дигән ике колонка белән таблица тутырдылар, ә аннан соң аларны катнашучыларга җиткерделәр.