«Һәркайда билгеләр»

2021 елның 29 июле, пәнҗешәмбе

28 июль көнне юл хәрәкәте иминлеген арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен, аларның китергән авыр нәтиҗәләрен киметү эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Анжела Хайрова социаль куркыныч хәлдә булган 9 балигъ булмаган бала арасында «Һәркайда билгеләр» дигән дәрес-викторина үткәрде.

Очрашу башында белгеч балаларны дәреснең темасы белән, юл билгеләре белән таныштырды. Аларның кайберләрен катнашучылар инде күреп белсәләр дә, аларның әһәмияте билгеле түгел иде. Алган белемнәрен ныгыту өчен белгеч «Билгеләр һәркайда» дигән викторина үткәрде. Һәр катнашучы юл хәрәкәте кагыйдәләре, транспорт мохитендә тормыш куркынычсызлыгын өйрәтү буенча сораулар белән карточкалар алды. Балалар сорауларга җавап бирделәр һәм үзләренә баллар тупладылар. Барлык сорауларга да дөрес һәм тиз җавап биргән катнашучы кечкенә генә бүләк алды. Аннары белгеч балаларга төрле юл хәлләре турында сөйләде һәм мондый хәлләрдә үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеген бергәләп ачыкларга тәкъдим итте. Мәсәлән, кеше велосипедта бара, алда үтәргә кирәк булган юл чаты. Ничек моны дөрес эшләргә кирәк һәм ни өчен? Яки малай ялгыш дөрес булмаган автобуска утыра, ишекләр ябыла, автобус китә. Нәрсә эшләргә? Шулай ук тагын берничә хәл каралды.

Дәрес ахырында белгеч тагын бер кат барлык кешеләргә дә (җәяүлеләргә дә, машина йөртүчеләргә дә) юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген әйтте. Шулай гына үз тормышыңны һәм сәламәтлегеңне саклап калырга мөмкин. Балалар белгечне алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтиләр һәм үтәячәкләр дип ышандырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International