Фетрдан кубиклар нигә кирәк?

2021 елның 28 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасында социаль ярдәмгә мохтаҗ балалар тәрбияләүче гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле практикаларын үстерү буенча чаралар комплексын тормышка ашыру кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Ландыш Зарипова 27 июль көнне социаль хезмәт алучылар арасында «Фетрдан кубикны тегү» дигән темага дәрес үткәрде. Максат: үз кулларың белән сенсорлы үсүче кубик ясау, игътибар, хәтер, материал белән эшли белүне үстерү.

Алдагы дәрестә катнашучылар үзләре тегәчәк кубикның дизайнын билгеләделәр, якларын төрле төстә тегү өчен шаблоннар әзерләделәр. Дәрес барышында белгеч катнашучыларга кубикның теләсә кайсы яшьтәге кешеләр өчен бик файдалы уен булуын искә төшерде, ул логиканы, хәтерне, фикерләүне үстерергә ярдәм итә. Ул бигрәк тә кече яшьтәге балалар өчен бик файдалы, чөнки бала кубик белән уйнаганда аның формасын, төсен, зурлыгын истә калдыра, кул белән тотып караганда  аның нинди икәнен белә.

Бу дәрестә катнашучылар үз куллары белән фетрдан кубик әзерләүне дәвам иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International