«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Дон тренажеры» дигән темага чара

2020 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә социаль хезмәт буенча белгеч Мәдинә Хажарова «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында «Демография» милли проектына нигезләнеп социаль хезмәт алучылар өчен «Дон тренажеры» дигән темага чара үткәрде.

     Чараның максаты: югары очлыкларның һәм вак моториканың хәрәкәт активлыгын, шулай ук элементар көнкүреш, техник һәм интеллектуаль күнекмәләрне торгызу.

  Белгеч социаль хезмәт алучыларны «ДОН» күпфункцияле комплексы ярдәмендә буыннарның хәрәкәтләнү функцияләре, бармакларның хәрәкәтләнү активлыгы һәм тактик сизгерлеге торгызылырга мөмкин булуы белән таныштырды. Социаль хезмәт алучылар чара нәтиҗәсендә  кулларда көзән җыерулары кимүен, хәрәкәтләрне һәм кан әйләнешенең яхшыруын, зыян күргән очлыкларның эшчәнлеге торгызылуын, эре буыннарда хәрәкәт күләме артуын күрделәр. Белгеч билгеләп үткәнчә, әлеге комплексны даими кулланганда гына зур нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин.

    Чара ахырында социаль хезмәт алучылар кәефләре яхшыруын, яшәү тонусы һәм эшкә сәләтлелеге күтәрелүен билгеләп үттеләр һәм бер-берсенә ныклы сәламәтлек теләделәр.

    Чарада дүрт кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International