«Ветераннар янәшәдә яши»

2020 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге «дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә ел саен үткәрелә торган «Көзге игелек атнасы» чараларын үткәрү кысаларында өйдә социаль хезмәт күрсәтүче гражданнарга адреслы ярдәм күрсәтү механизмы эшләтеп җибәрелде.

Бу көннәрдә социаль хезмәткәрләр волонтерлар белән берлектә йорт яны тирәләре җыештыру, бокчаларда уңыш –җыю, фатирларны генераль җыештыру буенча чаралар үткәрделәр. Социаль хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучы 56 кешегә социаль-көнкүреш ярдәме күрсәтелде. Белем бирү учреждениеләре волонтерлары җәлеп ителде.

Авыл торак пунктларында сугыш ветераннарына куелган обелисклар һәм мемориаллар төзекләндерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International