2020 елның 10 сентябрендә Теләче муниципаль районындагы “Родник” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге»нең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре участокларга чыгып, социаль хезмәт алучылар белән үзләренең чираттагы очрашуын уздырдылар. Бүлек психологы Г.Р.Зиннәтова шулай ук өйдә әкият терапиясе элементын кулланып, мөмкинлекләре чикләнгэн бала белән дәрес үткәрде. Бала тиз арада элемтәгә керде һәм актив катнашты. Дәрес коммуникатив күнекмәләрне арттыруга юнәлдерелгән иде.