2020 елның 1 октябрендә "Туган як-родной край" республика акциясе кысаларында Кама Тамагы муниципаль районындагы "Богородский рай “халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге" дәүләт автоном учреждениесе җитәкчесе Наталья Зиннәтова һәм социаль эш буенча белгеч Рузилә Айсина Буа районы картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Өлкәннәр көне белән котладылар.
Әлеге акциянең максаты булып интернат-йортта яшәүче якташларына игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтү тора.
Визит барышында алар өлкәннәргә сәламәтлек һәм озын гомер теләп бүләкләр һәм азык-төлек җыелмалары тапшырдылар. Өлкәннәр район җитәкчелегенә һәм социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенә игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәткәннәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.