Җәлил картлар йортында Картлар көне бәйрәме

2020 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе

1 октябрь конне күркәм традиция буенча өлкән буынны хөрмәтләү көнен билгеләп үтәләр. Чөнки безнең зирәк һәм "бик өлкән" кешеләр өчен бу бәйрәм генә түгел, ә бәлки ял итү һәм бер-берсе белән аралашу мөмкинлеге дә. Менә безнең дә  картлар йортында Бәйрәмгә багышлап концерт программасы узды. Мәҗелесне оештыручылар  Шарафутдинова И.Ф. һәм тәрбияче Гаязетдинова Резеда. Җырлар, шигырьләр, котлаулар яңгырады. Чара  күңелле, мавыктыргыч үтте. Барлык өлкәннәр да канәгать калды. Бәйрәм ашханәдә чәй табыны артында дәвам итте. Өлкәннәр күтәренке кәеф һәм уңай эмоцияләр алдылар. Бәйрәмнең максаты-кешеләргә шатлык һәм яхшы кәеф бүләк итү иде, һәм ул ирешелде. Очрашу истәлеккә фотосурәт ясау белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International