Питрәч муниципаль районында халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Кайгырту» яшүсмерләр өчен "риск төркеме", "Синең хокукларың" "Батыр" кинотеатры базасында чара оештырдылар.

2020 елның 23 ноябре, дүшәмбе

Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү максатыннан һәм Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне кысаларында Питрәч муниципаль районындагы халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Кайгырту» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре яшүсмерләр өчен "риск төркеме" "Синең хокукларың" "Батыр" кинотеатры базасында чара оештырдылар. Үсмерләрнең хокуклары һәм бурычлары турында балаларны юрисконсульт Медведев Валерий Ильич һәм Питрәч районы Башкарма комитетының балигъ булмаганнар арасында гаилә иминлеге һәм хокук бозуларны профилактикалау буенча әйдәп баручы белгече Махотина Мария Николаевна таныштырдылар. Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр һәм тулы җаваплар алдылар. Соңыннан яшүсмерләргә «Балигъ булмаганнарның хокуклары һәм бурычлары» дигән буклетлар тапшырылды, ә кинотеатр хезмәткәрләре хокук бозуларны профилактикалау буенча «Вакытлы кыенлыклар» дигән фильм күрсәтте. Чарада барлыгы 13 яшүсмер катнашты. Чара барлык санитар-эпидемиологик чараларны үтәү белән узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International