Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт буенча белгеч Мәдинә Хажарова, «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында «Демография» милли проектына нигезләнеп, «Могҗизалар кыры» дигән уен үткәрде.
Уенның максаты: интеллектуаль сәләтне саклау һәм белем дәрәҗәсен үстерү, ял вакытын кызыклы уздыру.
Өлкән яшьтә социаль һәм физик активлыкның кимүе интеллект факторларының берсе булып тора. Димәк, аның сакланышын тәэмин итү өчен, баш миен даими эшләргә мәҗбүр итәргә кирәк. Социаль хезмәт алучыларга уен формасында «Могҗизалар кыры» дигән популяр уен тәкъдим ителде. Катнашучылар барабанны әйләндереп, сүзләрне чишүдә ярыштылар.
Белгеч әлеге интеллектуаль-танып белү уены ярдәмендә хәтерне, игътибарны һәм сөйләм телен арттырырга мөмкин икәнлеген аңлатты. Хәтер күнегүләрен үстерү ысулларын кабатладылар. Викторинада катнашучылар мондый чараларны ешрак уздырырга кирәк дигән фикердә калдылар, чөнки алар хәтерне, игътибарны үстерергә ярдәм итә.
Чарада өч кеше катнашты.