Мастер- класс “Сугыш чоры самолеты”

2021 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

2021 елның  25 февралендә   “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә көндезге бүлек тәрбиячеләре әти – әниләр һәм балалар белән “Сугыш чоры самолеты” дигән мастер- класс уздырдылар.

Дәреснең максаты – иҗади хезмәт белән кызыксынуны үстерү, кулларның вак моторикасы күнекмәләрен формалаштыру, картон һәм кәгазь белән эшләү күнекмәләрен камилләштерү. Уртак эшчәнлек барышында балалар һәм аларның әти – әниләре шырпы тартмаларыннан самолетлар ясадылар. Һәр детальләрне тырышып клей белән ябыштырдылар. Кул эшләрен йолдызлар белән бизәделәр. Чын хәрби техника барлыкка килде. Һәр бала үзенең иҗади сәләтләрен күрсәтә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International