«Өйгә визит ясау хезмәте» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Гөлшат Салахова сәламәтлекләрендә авыр тайпылышлар булган балада кунакта булды. Белгеч Каринаны туган көне белән котлады һәм аңа күчтәнәчләр тутырылган пакет тапшырды. Хәйрия ярдәмен Регина Нотфуллина күрсәтте.
"Микрореабилитация үзәге" проектын тормышка ашыру кысаларында үз-үзеңә хезмәт күрсәтү күнекмәләрен алуга юнәлдерелгән җиһазларны кулланып, индивидуаль-реабилитация шөгыле үткәрелде. Әнисе белән берлектә кызны тернәкләндерү өчен туры килә торган җиһазлар каралды.