ЯҢАЛЫКЛАР


27
май, 2020 ел
чәршәмбе

Тукай районынын картлар һәм инвалидлар интернат-йортында ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган танып-белү    чарасы.

2020 елның 27 май көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йортында тәрбияче Сираҗиева Гөлчәчәк Фәһметдиновна “Сабын куыклары тудырган шатлык” дигән тема буенча күңелле чара уздырды.

Татарстан Республикасында “Өлкән буын” проектының “Демография” милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында стационар-алыштыручы технологияләр актив кертелә.

Шуларның берсе-Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге  базасында эшләп килүче өлкән яшьтәге гражданнарның  һәм инвалидларның туганнарын өй шартларында тәрбияләү һәм реабилитацияләү алымнарына өйрәтүгә юнәлдерелгән тернәкләндерү һәм карау мәктәбе.

Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган мәгълүмати әңгәмәләр оештырганнар. Татар язучыларының Татарстан тарихы турында китапларын уку өлкәннәребезнең кәефен күтәрә, психологик халәтен яхшырта, коммуникатив күңелләрен үстерә.

 

   Өлкән һәм инвалидлар  сәламәтлекләренә карата  аеруча  игътибар таләп итә  торган кешеләр.

   25 май көнне Сарман муниципаль  районындагы  “Шәфкатъ” үзәгендә социаль  хезмәткәрләр, өлкән кешене тәрбияләүчеләрнең туганнары өчен «Өлкәннәрне карау мәктәбе”нең  онлайн режимда  чираттагы шөгыле булып үтте.

   Катнашучылар табиб белән берлектә, төрле чирләр вакытында  өзлегүләрне булдырмас өчен, билгеле эзлеклелектә, беренче кичектергесез ярдәм күрсәтү алымнарына төшенделәр.

2020 елда Татарстан үзенең оешуына 100 ел тулуны билгеләп үтә. Бу безнең республика өчен дә, бөтен Россия федерализмы өчен дә истәлекле вакыйга. Мондый даталарда узган елга йомгак ясап, киләчәккә планнар кору кабул ителде. Дәүләтчелекнең 100 еллыгы эчендә Татарстан халкы гаять зур, авыр, батыр һәм бәхетле юл узды. Тарих битләрен карыйк һәм кыскача гына бу бөек гасырның төп чорларын билгелик. 1917 елның Февраль революциясеннән соң ук юкка чыга торган Россия империясенең киләчәге турында мәсьәлә кискен тора. Татар интеллигенциясе милли-дәүләт яшәешенең кайбер проектларын тәшкил итте. Революция әлеге идеяләргә яңа импульс бирде. Милли-демократик көчләр Идел-Урал Штатын булдыруны тәкъдим иттеләр. Совет власте 1918 елның язында Татар-Башкорт республикасының үз проектын әзерли. 1920 елның гыйнварында большевиклар партиясе ҮК политбюросы татар республикасын оештыруны хуплый. 1920 елның 27 маенда «Автономияле Татар Социалистик Совет Республикасы турында»гы декретка кул куела. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Президентының 2019 елның 25 сентябрендәге ПУ-572 номерлы Указы нигезендә, Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан, республика үсешенең мөһим тарихи этабына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатларында, 2020 ел Татарстан Республикасында Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы елы дип игълан ителде.

 ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү көннәрендә һәм «Хатирәләр терапиясе» инновацион технологиясе кысаларында «Кайгырту «халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә социаль хезмәткәрләр социаль хезмәт алучылар белән дәрес үткәрделәр.

Халыкара балаларны яклау көнен бәйрәм итү уңаеннан, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил инициативасы белән 25 майдан «Балаларга бергәләп укыйбыз» Республика акциясе старт алды.Әлеге акция гаиләләрнең балалар белән бергә ялын оештыру, гаилә укуы традициясен үстерү, баланың уңышлы, социаль актив шәхесен формалаштыруда китапның ролен арттыру,  балалар һәм яшүсмерләр арасында укуны популярлаштыру максатыннан үткәрелә.

Чагыштырмача күптән түгел безнең календарьда яңа, бик мөһим бәйрәм - Халыкара гаилә көне барлыкка килде. Бу бәйрәм гаилә традицияләренә, буыннар бәйләнешенә үзенчәлекле хөрмәт күрсәтү. Азнакай муниципаль районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагоглары тарафыннан Халыкара гаилә көненә багышланган рәсем конкурсы оештырылды. Конкурста социаль хезмәт күрсәтүче балалар катнашты. Чара онлайн-форматта узды.

Югары Ослан интернат-йортында яшәүчеләр туганнары белән видеоэлемтә аша аралашалар


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International