"Үткән белән киләчәк арасында" Азнакай МР" Өмет "халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе педагоглары социаль хезмәт алучыларны онлайн - форматта ТАССР барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар.

2020 елның 27 мае, чәршәмбе

2020 елда Татарстан үзенең оешуына 100 ел тулуны билгеләп үтә. Бу безнең республика өчен дә, бөтен Россия федерализмы өчен дә истәлекле вакыйга. Мондый даталарда узган елга йомгак ясап, киләчәккә планнар кору кабул ителде. Дәүләтчелекнең 100 еллыгы эчендә Татарстан халкы гаять зур, авыр, батыр һәм бәхетле юл узды. Тарих битләрен карыйк һәм кыскача гына бу бөек гасырның төп чорларын билгелик. 1917 елның Февраль революциясеннән соң ук юкка чыга торган Россия империясенең киләчәге турында мәсьәлә кискен тора. Татар интеллигенциясе милли-дәүләт яшәешенең кайбер проектларын тәшкил итте. Революция әлеге идеяләргә яңа импульс бирде. Милли-демократик көчләр Идел-Урал Штатын булдыруны тәкъдим иттеләр. Совет власте 1918 елның язында Татар-Башкорт республикасының үз проектын әзерли. 1920 елның гыйнварында большевиклар партиясе ҮК политбюросы татар республикасын оештыруны хуплый. 1920 елның 27 маенда «Автономияле Татар Социалистик Совет Республикасы турында»гы декретка кул куела. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Президентының 2019 елның 25 сентябрендәге ПУ-572 номерлы Указы нигезендә, Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан, республика үсешенең мөһим тарихи этабына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатларында, 2020 ел Татарстан Республикасында Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы елы дип игълан ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International