Максат: балаларда шатлыклы хисләр тудыру. Сабын куыклары очырту- балаларның иң яратып башкара торган күңелле шөгыльләре. Тәрбияче ярдәме белән, балалар бик шатланып сабын куыкларын очырдылар. Аларның матурлыкларына, төрлелегенә карап сокландылар.Төрле төскә кереп, елтыраган куыклар балалар өчен, үзе бер могҗиза бит! Аннан соң, тәрбияче балаларга “Куыкларны учыңа ал!”, “ Куыкларны сана!” дигән уеннар уйнатты. Балалар бик теләп катнаштылар. Шөгыль бик күңелле һәм файдалы узды. Балалар бик канәгать калдылар.