Татарстан Республикасында “Өлкән буын” проектының “Демография” милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында стационар-алыштыручы технологияләр актив кертелә.
Шуларның берсе-Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында эшләп килүче өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның туганнарын өй шартларында тәрбияләү һәм реабилитацияләү алымнарына өйрәтүгә юнәлдерелгән тернәкләндерү һәм карау мәктәбе.
Авыруларның туганнарына тернәкләндерү һәм карау мәктәбе дәресләрендә якыннарын карау-авыр һәм җаваплы бурыч икәнлеге аңлатыла. Бер яктан караганда, авыру кешегә аның турында якын кешесе кайгыртканда күпкә уңайлырак. Икенче яктан караганда- квалификациясе булмаган кеше күрсәткән ярдәм дөрес булмыйча, авыру кискенләшергә мөмкин.
Авыруларның туганнарына дәресләрне дөрес үткәрү өчен “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре үзләре дә күп белергә тиеш.
Шуңа күрә алар “Картлык-шатлык” Хәйрия фонды белгечләре үткәргән укуларда катнашып, белем һәм күнекмәләрне даими камилләштерәләр. Укулар инде тәмамланды.
Онлайн дәресләрдә түбәндәге темалар каралды: "Социаль-көнкүреш хезмәтләрен үтәү технологияләре. Кинестетика нигезләре, хәрәкәтләнүнең алтын кагыйдәләре”, “Душта, ваннада коену. Кул һәм аяк тырнакларын тәрбияләү”, “Памперсны алыштыру” һ. б.
Авыруның туганнарын укыту гаиләдәге барлык кешеләрнең дә хәлен җиңеләйтә. Авыру тәрбияләүченең ашату, хәрәкәтләнү, шәхси гигиена буенча кулланылучы техникаларны дөрес куллануы авыру кешенең хәле яхшыруына ярдәм итә.