23 июль 2018 ел, дүшәмбе
Шөгыльнең максаты балаларны суда яшәүчеләр белән таныштыру, балыкларның күп төрле булулары турында күзаллауларын киңәйтү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
2018 елнын 23 июль конне Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йортында , балаларның белемнәрен арттыру максатыннан тәрбияче Әскәрова М.С җитәкчелегендэ “Су төбенә сәяхәт” исемле дәрес уткәрелде. Дәрестә 6 бала катнашты.
23 июль көнне Тукай муниципаль районының “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече Л. Насырова Невада бәрелеш турында балалар белән квест уены уткәрде.
Иске Икшермэ авылында урнашкан «Тургай» приютында тэрбиялэнуче балалар «Чиста ишекалды» дигэн акциядэ катнаштылар.Алар барлык ишекалдында ускэн чуп улэннэрен жыйдылар.Анда ускэн яран голлэренэ сулар сибеп, корган яфракларыннан чистарттылар. Балалар жыештырганнанн сон ишекалды тагында матурланып, яктырып ките.
Тәрбияче Шайхутдинова Л.Р. кечкенә төркем балалары белән К.И. Чуковскийның “Федораның кайгысы” дигән әкият буенча дәрес күрсәтте. Бу дәрестә мультфильм карап, тәрбияче укыган әсәрне искә төшереп, балалар савыт-сабаны: аш-су һәм чәй эчү әсбатларына төркемләү буенча үзләренең белемнәрен ныгыттылар. Кызлар малайларны савыт-саба юу серләренә төшендерделәр “Моның өчен ни кирәк” икәнен аңлаттылар.
Автор: тәрбияче Лейсән Шәйхутдинова.
«Шатлык» приютында бик күп төрле кызыклы чаралар үткәрелә. Шуларның берсе “Туңдырма бәйрәме булды”. Чараның максаты балаларда бәйрәм кәефе булдыру,аларның иҗатын үстерү.Күп кенә төрле ярышлар ,уеннар оештырылды.Тәрбияләнүчеләр бик теләп ярышларда катнашты лар, күңел ачтылар, шатландылар.Туңдырманың килеп чыгышы турында, аның файдасы турында белделәр.Ә чараның ахырында алар туңдырманы ашап карап аның тәмен һәм файдалы икәнен аңладылар.
Автор: тәрбияче Индира Ибрагимова.
“Шатлык” приютында пихолог Садыкова Р.Н. җитәкчелегендә кечкенә төркем балалары белән аларның уйлап табу сәләтен, рәссам иҗатына тотырыклы кызыксыну, мөстәкыйль эшләү һәм кулдан үз эшеңне булдыру сәләтен үстерүгә багышланган дәрес үткәрелде. Чара балигъ булмаганнарга социаль адаптация үтүгә һәм психологик коррекциягә багышланган дәрәс системасына керә. Чара сенсор кабул элементлары белән үтте, балигъ булмаганнарда иҗат процессына аңлы кызыксыну нәтиҗәсе белән горурлану хисе барлыкка килде.
Автор: психолог Римма Садыкова.