2018 елнын 23 июль конне Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йортында , балаларның белемнәрен арттыру максатыннан тәрбияче Әскәрова М.С җитәкчелегендэ “Су төбенә сәяхәт” исемле дәрес уткәрелде. Дәрестә 6 укучы катнашты.
Дәрескә тубәндәге бурычлар куелды: Балаларны диңгездә яшәуче тереклек ияләре белән таныштыру, суда яшәргә яраклашу үзенчәлекләрен аңлату, җир-су хайваннарын аера белергә өйрәтү, балаларда тереклек ияләренә карата сакчыл караш тәрбияләү. Су кызы булып киенгән тәрбияче апалары дәресне табышмаклар чишү белән башлап җибәрде. Дәрес барышында балаларга суда яшәүче һәм җир өстендә яшәүче хайван рәсемнәре таратылды. Дәрестә катнашучылар аларны ике төркемгә булеп кәгазьгэ ябыштырдылар. Дәрес ахырында пазл төзү балаларга аеруча ошады. Дәрес мавыктыргыч һәм күңелле үтте.