Тәрбияче Шайхутдинова Л.Р. кечкенә төркем балалары белән К.И. Чуковскийның “Федораның кайгысы” дигән әкият буенча дәрес күрсәтте. Бу дәрестә мультфильм карап, тәрбияче укыган әсәрне искә төшереп, балалар савыт-сабаны: аш-су һәм чәй эчү әсбатларына төркемләү буенча үзләренең белемнәрен ныгыттылар. Кызлар малайларны савыт-саба юу серләренә төшендерделәр “Моның өчен ни кирәк” икәнен аңлаттылар.
Автор: тәрбияче Лейсән Шәйхутдинова.