Алабуга шәһәренең “Доверие” комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Баш миендәге кан әйләнешенең кисәк бозылуның төп билгеләре” дигән темага мәгълүмати көн үткәрелде.
Әлеге чара “Сәламәтлек мәктәбе” технологиясе кысаларында узды. Район үзәк хастаханәсенең медицина профилактикасы кабинеты табибы социаль хезмәткәрләргә инсульт авыруы, аны искәртү һәм дәвалау, булдырмый калу тәртипләре турында җентекләп сөйләде, авыруның беренче билгеләре, ашыгыч ярдәм килгәнче күрсәтелергә, башкарылырга тиешле чаралар белән таныштырып үтте. Бу авыруның хәвеф дәрәҗәсенең бүген һәркайсыбыз өчен югары булып калуын искәртте. Чара барышында “Инсультны ничек булдырмый калырга” дигән презентация курсәтелде, мәгълүмати буклетлар таратылды.
Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында Ютазы төбәгеннән кунаклар.
Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Балтачның үзәк урамында һәм Чепья авылында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды.
Бүген "Югары Ослан картлар һәм инвалидлар өчен интернат- йорт" та бөек рус язучысы һәм шагыйре И.С.Тургеневның 200 еллык юбилее уңаеннан аның иҗатына багышланган әдәби сәгать узды.
Буген "Туган як – туган як" республика акциясе уңаеннан Югары Ослан картлар һәм инвалидлар интернат-йорты Яшел Үзән районыннан кунаклар кабул итте.
Югары Ослан картлар һәм инвалидлар интернат- йорты”нда төрле технологоя, эш формаларын музыка аша комплекслы файдалануга зур игътибар бирелә, чөнки бу кешеләрнең эчке борчылуларын бетерергә ярдәм итә.
9 нчы ноябрь 2018 нче ел, җомга
«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова «Толерантлык-тынычлыкка юл» дигән темага мини - тренинг үткәрде.
Тренингның максаты: социаль хезмәт алучыларның үз фикерләрен әйтә белүләрен үстерү, үз фикереңә ия булу, кеше фикерен ихтирам итү.
Толерантлык – ул нәрсәне дә булса яки кемне дә булса түзә алу сәләте. «Толерантлык» төшенчәсе гади Россия өчен күнегелмәгән. Безгә якынрак безнең Россия сүзе – «түземлелек». Түземлелек – сәләтле һәм түзә белү, сабыр булу, чит кеше фикере белән килешә белү.
Чара тренинг темасын формалаштыруны ярдәм иткән риваятьләрдән башланды. Аннары күнегүгә күчтек: катнашучыларга әйтемнәр һәм тыюлыклар язылган карточкалар таратыла, һәркем әйтемне укый һәм аны тиешле тыюлык белән чагыштыра, мәсәлән: әйтем – «Караклык ялкаулык һәм комсызлык китереп чыгара», тыю – «Урлама». Соңыннан бергәләп толерант шәхеснең нинди сыйфатларга ия булуын билгеләдек – кеше характерының сыйфаты язылган карточкалар таратыла, шулардан толерант шәхесне характерлаучы карточкаларны сайлап алырга кирәк. Социаль хезмәт алучылар тест уздылар һәм аның нәтиҗәләрен анализладылар.. Ахырда һәркем низаглы ситуациядә үзеңне ничек дөрес тотарга өйрәтәчәк белешмәлек төзүдә катнашты.
Тренинг нәтиҗәсендә социаль хезмәт алучылар арасында дустанә мөнәсәбәт, ярдәмчеллек, үзара аңлашу, гафу итү теләге, толерантлы булып үз-үзеңне тоту нигезләре барлыкка килде.
Тренингта 14 кеше катнашты.
Без яшәгән законнар
2018 елның 8 ноябрендә Азнакай муниципаль районының "Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә "Аңлы ата-ана мәктәбе» программасы кысаларында чираттагы очрашу узды. «Ата-ана дөньясы» исеме астында узган дәрес ата-аналар тәртибен төзәтүгә ярдәм итүче уңай тормыш җайланмаларын формалаштыруга юнәлдерелгән иде. Чарага социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә торучы гаиләләрдәге ата-аналар чакырылган иде. Очрашу вакытында бүлек психологы Сафина Гүзәл ата-аналарның ролен күтәрүгә юнәлдерелгән күнегүләр һәм уеннар үткәрде. Күнегүләр вакытында тренингта катнашучылар уңай кәеф алдылар, балаларны мәхәббәт һәм бәхеттә тәрбияләү өчен үзләрендә яңа ресурслар ачтылар. Психолог балалар белән ата-аналар арасында булган мөнәсәбәтләрен оптимальләштерү буенча киңәшләр бирде. Социаль эш буенча белгеч Гатиятуллина Светлана «Мәхәббәт белән тәрбияләү» дигән буклетлар таратты.