ЯҢАЛЫКЛАР


3
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

Икенче декабрь көнне Россия Кыш бабае «Здравушка» тернәкләндерү үзәге балалары белән очрашты. Бөек Устюг кунагы һәм аның яучысы тәрбияләнүчеләргә чын тылсымлы бәйрәм бүләк иттеләр. Һәр бала Кыш бабайга үзләренең талантларын күрсәтте. Махсус яңа ел тылсымчысы өчен «Здравушка» да тәрбияләнүче балалар һәм аларның ата-аналарыннан торган шау-шу оркестры чыгышы узды. Бәйрәм тернәкләндерү үзәге белгечләре һәм волонтерлар тарафыннан әкият спектакле белән тәмамланды. Һәр бала тернәкләндерү процедураларын алга таба узу өчен бүләк һәм яхшы кәеф алды.

Балалар шәһәрчеге КидСпейста кунакта

 

 “Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясе “Сможем вместе” проектын тормышка ашыру, инвалидлар декадасы кысасында 03нче декабрьдә 15 инвалид бала балалар шәһәрчеге КидСпейста кунакта булдылар. Төрле станцияләрдә берничә һөнәр белән таныштылар, үз момкинлекләрен тикшереп карадылар. Балалар кунактан шат күнел белән кайттылар.

Түгәрәк өстәл

 

“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә “Сможем вместе” проектын тормышка ашыру, инвалидлар декадасы кысасында 30нчы ноябрьдә үзәк белгечләре , ата-аналары белән “Түгәрәк өстәл» оештырылды. Анын эшендә Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре буенча хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы социаль яклау Идарәсе башлыгы урынбасары Белова М.Н., Чаллы шәһәре  ГУРО ФСС РФ  9нчы филиалы җитәкчесе Чертищева Ю.С. катнашты.  Очрашу барышында балаларнын өстәмә белем алу, спорт белән шөгыльләнү, реабилитация өчен кирәк булган материаллар белән тәэмин итү  мөмкинлекләре каралды.

 

Балалар шәһәрчеге КидСпейста кунакта

 

 “Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясе “Сможем вместе” проектын тормышка ашыру, инвалидлар декадасы кысасында 03нче декабрьдә 15 инвалид бала балалар шәһәрчеге КидСпейста кунакта булдылар. Төрле станцияләрдә берничә һөнәр белән таныштылар, үз момкинлекләрен тикшереп карадылар. Балалар кунактан шат күнел белән кайттылар.

 

Иске Икшермэ авылында урнашкан «Тургай» приютында  1 декабрьдэ »Аналар коне» багышланган бэйрэм узды.

 Ана! Әни! Нинди бөек исем! Дөньяда әниләрдән дә газиз, изге зат юктыр. Әниләр, бүгенге көн сезгә багышлана! Бүгенге бәйрәм сезнең барлык борчу - мәшәкатьләрегезне оныттырып, яхшы кәеф алып килсен иде.

. Һәркемгә дә газиз әни

Әни сүзе – изге сүз.

Күпме наз һәм нур сибелә

Бу гади сүз үлемсез.

Бэйрэмдэ барлык балаларда   актив катнашты.Бэйрэм бик кунелле утте.


30
ноябрь, 2018 ел
җомга

Арчадагы “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгендә “Бергә булдырабыз” проектын тормышка ашыру кысаларында үзәкнең чыгарылыш  балары  Рамил Шарафутдинов, Айрат Низамов һәм Илфир Шайдуллин белән очрашу оештырылды. Алар бочче спорт уены белән шөгыльләнәләр, төрле ярышларда катнашып призлы урыннар алалар.

Яңа елга әзерлек "Без Яңа елны каршыларга бик шат".

2018 елның 30 ноябрендә Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты-интернатында тәрбияче Шакирова А. Ж. балалар белән бүлмәне бизәү буенча иҗади эш үткәрде.

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин ярдәмгә мохтаҗларга даими рәвештә ярдәм күрсәтеп тора. Инвалидлар декадасы башланган бу көннәрдә ул шәһәр-районыбызда яшәүче социаль хезмәтләрдән файдаланучы 44 инвалидка быел да бүләкләр әзерләде. Бу көннәрдә аларны тапшыру бара.

Яңа елга әзерлек "Без Яңа елны каршыларга бик шат".

2018 елның 30 ноябрендә Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты-интернатында тәрбияче Шакирова А. Ж. балалар белән бүлмәне бизәү буенча иҗади эш үткәрде.

Әни-ул безнең тормышта иң төп кеше. Нәкъ менә әни кеше баласының   беренче көннәреннән генә түгел, ә карынында йөрткән вакыттан ук кайгырта. Шуңа күрә  Әниләр  Көне - ул гади бәйрәм генә түгел. Бу көнне без иң кадерле һәм яраткан кешеләрне котлыйбыз.

Ә мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче әниләрнең тормышы аеруча ихтирамга лаек. Аларның балалары сәламәтлеге өчен куйган көндәлек тырышлыклары - бу гади хезмәт кенә түгел,шуңа күрә бу герой әниләргә  аерым  игътибар бирергә кирәк.

28 ноябрь көнне "Шатлык" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү  үзәгендә «Үз-үзеңә юл» клубы әгъзалары бу матур бәйрәмне билгеләп үттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International