Иске Салавыч авылында яшәүче Йосыпов Мансур Йосып улына 22 январь көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Салавыч авыл җирлеге башлыгы Рафил Сибагатуллин, җаваплылыгы чикләнгән «Татарстан» җәмгыяте директоры Айнур Нотфуллиннар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.
Татарстан Республикасында ел саен үткәрелә торган «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсына йомгак ясалды.
22 январь 2019 ел Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләргә Пучы урта мәктәбе укучылары ярдәм итәргә килә.
2019 елныӊ 22 гыйнварында Мамадыш муниципаль районында «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенеӊ гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре тарафыннан, Даниил Гранинның йөз еллыгына багышланган чара үткәрелде.
2019 нчы елның 21 нче гыйнварында «Веста» Үзәгендә 2018 елгы эш нәтиҗәләре буенча хисап җыелышы узды. Җыелышта оешманың 47 хезмәткәре, шулай ук социаль яклау идарәсе вәкилләре, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия, балигъ булмаганнар эшләре бүлеге һәм территориаль иҗтимагый үзидарә Советы вәкилләре катнашты.
2019 нчы елның 21 нче гыйнварында «Веста» Үзәгендә 2019 елга республика һәм федераль конкурсларда грантлар алуда катнашу өчен проектлар язу буенча уртак эшне планлаштыру максатыннан шәһәрнең коммерцияле булмаган оешмалары вәкилләре белән очрашу узды.
Театр-үзенчәлекле һәм матур дөнья. Һәм бу дөньяда барысы да гадәти түгел. "Театр дөньясына сәяхәт» дәресләре курсы кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Ксения Ведерникова күп балалы, тулы булмаган, аз керемле гаиләләрдән 28 бала арасында «Театр дөньясына сәяхәт» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максат: балаларны театр барлыкка килү тарихы белән таныштыру, театр сәнгате турында булган белемнәрен киңәйтү.
22 нчы гыйнвар 2019нчы ел, сишәмбе
Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова «Игътибарлы бул!» дигән темага мини-тренинг үткәрде.
2019 елның 22 январендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә “Минем гаиләмнең гореф – гадәтләре” дип исемләнгән чара үтте.