Арчаның "Өмет чаткысы" "Бөтендөнья Кар бабай көне билгеләп үтелә"

2019 елның 22 гыйнвары, сишәмбе

18 гыйнварда  Бөтендөнья Кар бабай көне билгеләп үтелә. Шушы уңайдан Арча тернәкләндерү үзәгендә бәйрәм чарасы оештырылды. Һава шартлары урамга чыгарга һәм карчылар конкурсы оештырырга мөмкинлек бирмәде. Балаларга  «Күңелле Кар бабай» аппликациясе  ясарга тәкъдим ителде.  Үзәк психологы Хәмитова М. И. һәм логопед Ганиева Л. А. җитәкчелегендә балалар эшкә керештеләр: кистеләр, ябыштырдылар, вак детальләрен  ясадылар. Кар бабай бик матур килеп чыкты!  Мондый чаралар балаларда уңай сыйфатлар тәрбияләргә ярдәм итә: тырышлык, хезмәт сөючәнлек,  эмоциональ-ихтыяр өлкәсен үстерә һәм ныгыта, башланган эшне ахырына кадәр җиткерү кирәклегенә өйрәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International