22 нчы гыйнвар 2019нчы ел, сишәмбе
Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова «Игътибарлы бул!» дигән темага мини-тренинг үткәрде.
Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларның ишетү, күрү сәләтләрен һәм игътибарлылыкларын үстерү.
Игътибар билгеле бер объектка аңны туплау буларак билгеләнелә.
Чара түбәндәге күнегүдән башланды: катнашучылар ике кулга ике карандаш алып, бер үк вакытта башлап һәм тәмамлап, бер кул белән түгәрәк, икенчесе белән өчпочмак ясадылар. Алдагы күнегү тәкъдим ителгән тексттан билгеле бер темага сүзләрне сайлап алу иде. «Нәрсә югалды, уйла?» дигән күнегүдә катнашучы үз алдына куелган 10 уенчыкны игътибар белән карап истә калдыра, ул артына борылган арада, белгеч ике уенчыкны җыеп куя һәм яңадан бер уенчык өсти. Нинди уенчыклар юкка чыгуын, ә нинди барлыкка килүен белү аларның бурычы булып тора.
Социаль хезмәт алучылар игътибарлык һәм активлык күрсәтеп, чарада теләп катнаштылар.
Чарада 10 кеше катнашты.