2019 нчы елның 21 нче гыйнварында «Веста» Үзәгендә 2019 елга республика һәм федераль конкурсларда грантлар алуда катнашу өчен проектлар язу буенча уртак эшне планлаштыру максатыннан шәһәрнең коммерцияле булмаган оешмалары вәкилләре белән очрашу узды.
Эшлекле очрашуда Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының иҗтимагый берләшмәләр белән элемтә һәм милли мәсьәләләр бүлеге башлыгы Сафиуллин Фәрхәд Шәфигулла улы катнашты. Коммерциячел булмаган оешма вәкилләре үз эшчәнлекләре, эшне гамәлгә ашырганда туган проблемалары турында сөйләделәр, киңәшләр сорадылар. Үзәк хезмәткәрләре катнашучыларга проектларны язу һәм тормышка ашыруда ярдәм итә алуларын әйттеләр, ә Фәрхәт Сафиуллин бу очрашуның соңгысы түгеллеген ассызыклады.