Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау эше кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Ольга Плаксина 11 нче санлы социаль участокта “Үз юлыбызны үзебез сайлыйбыз” шөгыльләр курсыннан социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 12 бала өчен “Вандализм - нәрсә ул?” дигән темага дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: «вандализм» һәм «вандаллар» төшенчәләре белән танышу, вандализм актлары өчен җаваплылык турында мәгълүмат бирү.
Наркотикларга каршы "Наркотикларсыз тормыш" исемле республика акциясе уңаеннан 21 майда Бөгелмәнең "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә "Спорт ул - көч! Спорт ул - тормыш!" дигән спорт-сәламәтләндерү “Аҗаган” уены үткәрелде.
Балаң турында искә төшер - алимент түлә
2019 елның 21 маенда, Халыкара СПИДтан үлгәннәрне искә алу көне кысаларында, Балык Бистәсе муниципаль районында «Доверие – Ышаныч» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан «Без - СПИДка каршы" акциясе уздырылды.
17 май көнне Азнакай муниципаль районында «Омет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә балалар белән Халыкара гаилә көненә багышланган танып-белү программасы булып узды. Чараның максаты-гаиләнең һәр кеше тормышында әһәмиятен билгеләү; балалар белән гаилә мөнәсәбәтләренең кыйммәтләрен аңлау, аларны үз-үзеңне анализлауга, үз-үзеңне дөрес тотарга өндәү иде. Социаль педагоглар-Әминә Әхмәтшина һәм Лилия Лотфуллина балаларны "гаилә" сүзенең нәрсә икәнлеген әйтүләрен сорады. Яшүсмерләр үз гаиләләре турында бик кызыклы сөйләделәр. Әңгәмәдән соң балалар бәйрәмнең тарихын искә төшерделәр, аның символы – ромашка белән таныштылар. "Гаилә - ул кеше тормышында иң мөһим нәрсә. Гаилә-ул иң беренче чиратта вакыт, ярдәм итү, аңлау, кайгырту, мәхәббәт. 15 май-Халыкара гаилә көне дөньяда билгеләп үтелә. Бу яңа тормыш башы, күркәм традицияләрне дәвам итү. Гаилә-ул йорт, ул һәрвакыт рәхәт, кайда уңайлы һәм тыныч, кайда һәрвакыт аңларлар һәм ярдәм итәрләр, проблемаларны хәл итәргә булышырлар һәм чын күңелдән шатлык уртаклашырлар! Соңыннан педагоглар балаларга үз гаиләсен шатлыклы шартларда ясарга дигән йөкләмә бирделәр. Кыска гына вакыт эчендә балалар үз гаиләләрен төрле тонларда сурәтләделәр. Рәсемнәрдә шулкадәр хис - кичерешләр булды. Һәркем үзенең рәсемнәре турында сөйләде.Менә шулай кызыклы чара узды.
Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында 2018 елдан бирле «ФотоСтудия»түгәрәге эшли.
Халыкара гаилә көнен бәйрәм итү кысаларында «Веста» үзәгенең социаль эш буенча белгече Гүзәл Вәлиәхмәтова 6 нчы санлы социаль участокта 12 балигъ булмаган бала өчен «Безнең тату гаилә» дигән чара уздырды. Максат: балаларның гаилә турында булган күзаллауларын ачыклау, гаилә әгъзалары арасында игътибарлы һәм кайгыртучан мөнәсәбәтләрнең мөһимлеген күрсәтү.
17 май көнне Азнакай муниципаль районында «Омет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә балалар белән Халыкара гаилә көненә багышланган танып-белү программасы булып узды. Чараның максаты-гаиләнең һәр кеше тормышында әһәмиятен билгеләү; балалар белән гаилә мөнәсәбәтләренең кыйммәтләрен аңлау, аларны үз-үзеңне анализлауга, үз-үзеңне дөрес тотарга өндәү иде.
16 май көнне Азнакай муниципаль районында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә социаль педагоглар Аминә Әхмәтшина һәм Лилиә Лотфуллина «Тормыш кыйммәтләрен формалаштыру һәм үз-үзеңне тоту күнекмәләрен үстерү» программасы буенча «Безгә хисләр кирәк» дигән темага чара үткәрде.