"Минем бәхетем - гаилә." ГАУСО КЦСОН "Омет" Азнакаевский МР

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

17 май көнне Азнакай муниципаль районында «Омет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә балалар белән Халыкара гаилә көненә багышланган танып-белү программасы булып узды. Чараның максаты-гаиләнең һәр кеше тормышында әһәмиятен билгеләү; балалар белән гаилә мөнәсәбәтләренең кыйммәтләрен аңлау, аларны үз-үзеңне анализлауга, үз-үзеңне дөрес тотарга өндәү иде. Социаль педагоглар-Әминә Әхмәтшина һәм Лилия Лотфуллина балаларны "гаилә" сүзенең нәрсә икәнлеген әйтүләрен сорады. Яшүсмерләр үз гаиләләре турында бик кызыклы сөйләделәр. Әңгәмәдән соң балалар бәйрәмнең тарихын искә төшерделәр, аның символы – ромашка белән таныштылар. "Гаилә - ул кеше тормышында иң мөһим нәрсә. Гаилә-ул иң беренче чиратта вакыт, ярдәм итү, аңлау, кайгырту, мәхәббәт. 15 май-Халыкара гаилә көне дөньяда билгеләп үтелә. Бу яңа тормыш башы, күркәм традицияләрне дәвам итү. Гаилә-ул йорт, ул һәрвакыт рәхәт, кайда уңайлы һәм тыныч, кайда һәрвакыт аңларлар һәм ярдәм итәрләр, проблемаларны хәл итәргә булышырлар һәм чын күңелдән шатлык уртаклашырлар! Соңыннан педагоглар балаларга үз гаиләсен шатлыклы шартларда ясарга дигән йөкләмә бирделәр. Кыска гына вакыт эчендә балалар үз гаиләләрен төрле тонларда сурәтләделәр. Рәсемнәрдә шулкадәр хис - кичерешләр булды. Һәркем үзенең рәсемнәре турында сөйләде.Менә шулай кызыклы чара узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International