Балаң турында искә төшер - алимент түлә

2019 елның 21 мае, сишәмбе

Балаң турында искә төшер - алимент түлә

2019 ел дәвамында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре алимент түләүләре буенча бурычларны түләттерүгә юнәлдерелгән берничә чара үткәрде: 152 социаль хезмәтләрдән файдаланучылардан  хисап чорында 13 гаиләнең балигъ булмаган балаларга алимент алу белән бәйле проблемалары булган. Алимент йөкләмәләрен рәсмиләштерү өлешендә 3 гаилә;  аларга консультация бирелде, судка гариза бирү өчен документлар пакетын җыюда ярдәм күрсәтелде. Алимент йөкләмәләрен (алиментлар түләнми, бурыч бар) алу өлешендә проблемалары булган 10 гаиләгә үтенечнамәләр төзүдә һәм запрослар җибәрүдә ярдәм күрсәтелде. Ай саен алимент бурычларын түләтү буенча район комиссиясе утырышы уза. Әлеге мәсьәлә прокурор каршында хокук бозуларны кисәтү буенча ведомствоара эшче төркем утырышында даими рәвештә карала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International