ЯҢАЛЫКЛАР


9
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

09 июндә «Шафкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең 8-800-2000-122 бердәм гомумроссия телефоны белән балалар ышаныч телефонын популярлаштыруга юнәлтелгән реклама-мәгълүмат материалларын урнаштыру планын гамәлгә ашыру кысасында Насырова Ләйсән «csontukay» инстаграммында «Бер кыңгырауга хокук» видеоролигы урнаштырылган. 

 

9 июньдә «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова «Тукай үзәк район хастаханәсендә»  «Үз-үзеңне көйләү ысулларын өйрәтү»  темасына гамәли дәрес үткәрде.

 

9 июнь конне тәрбияче Васильева Сиринә балалар белән “Россия тәрәзәләре” темасы буенча акциядә катнашты.


8
июнь, 2021 ел
сишәмбе
2021елның 8 июнендә Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернаты Абдуллина Роза Әмир кызы тарафыннан “Россия рәсемен ясыйм” акциясе дип исемләнгән чара үткәрелде. Чараның максаты: туган илгә мәхәббәт тәрбияләү, балаларның сүз байлыгын арттыру, кул чукларын ныгыту, чиста-пөхтә эшләүләренә ирешү.

4 июнь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ләйсән Суниева «Минем йортым – минем Рәсәй» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максат: вак моториканы, иҗади һәм танып-белү фикерләвен үстерү, хезмәт сөючәнлекне формалаштыру.

7 июнь көнне Россиянең махсус олимпиадасына әзерлек кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ләйсән Суниева «Сәламәтлек утравы» дигән төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты-хәрәкәтләнү күнекмәләрен, командада эшли белүне үстерү.


7
июнь, 2021 ел
дүшәмбе

Югары- Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты- интернатында волонтерлар ярдәме белән төзелгән мәйданчык бар. "Шәфкать" үзәгендә тәрбияләнүчеләр тәрбияче Шәйхиева Е.А. белән берлектә ял вакытларын шунда үткәрергә бик яраталар.

2021-нче елның 3-нче июнь көнне Югары Утар балалар интернат-йортының “Шәфкатьлелек” бүлегендә тәрбияче Галимҗанова Ф.Н. балалар белән “Туган ягым” дигән темага рәсем дәресе уздырды.

7 июнь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Марина Вахрушева «Конституция», «Хокук», «Бурыч» төшенчәләрен ныгыту, үз илеңә патриотизм хисен формалаштыру, балигъ булмаганнарның хокукый культурасын үстерү максатыннан социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 5 бала арасында «Россия көне» дигән чара уздырды.


4
июнь, 2021 ел
җомга

“Балаларны яклау көне” бәйрәме –иң кызыклы, мавыктыргыч, уеннарга иң бай бәйрәмнәрнең берседер мөгаен. Бәйрәм барлык тәрбияләнүчеләрне һәм барлык хезмәткәрләрне җыйды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International