Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы “Тукай районының картлар һәм инвалидлар интернат-йорты” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе. Кинотерапия.

2019 елның 12 июле, җомга

Тукай районының картлар hәм инвалидлар йортында , Җиңүнең 75 еллыгына хәзерлек кысаларында, истәлекле даталарга багышланган “Русиядә сугыш тарихы  истәлекләре” дигән темага социаль хезмәт алучылар белән әңгәмә үткәрелде, «Освобождение Белорусии» фильмы каралды.

Кинотерапиянең максаты: социаль хезмәт алучыларда патриотик рух тәрбияләү, Русиянең сугыш данын популярлаштыру.

Социаль хезмәт алучы өлкәннәр кинофильм караганнан соң   сугыштан соңгы еллардагы авырлыкларны ничек кичерүләре турында үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар. Якты, тыныч күк  йөзе бүләк иткән кешеләргә зур рәхмәтләрен белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International