Яр Чаллы шәһәренең "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә "Тормыш дәвам итә" дигән яшь социаль хезмәт алучылар катнашында музыкаль кичә булып узды.
Чараның максаты: коммуникатив күнекмәләрне, үз сәләтләрен күрсәтүне һәм төрле яшьтәге социаль хезмәт алучылар белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итүне, социаль яраклашуны үстерү иде.
Хәзерге җәмгыятьтә мөмкинлекләре чикле кешеләрдә генә түгел, хәтта сәламәт кешеләр дә үз сәләтләрен күрсәтүгә әһәмият итмиләр һәм бу фактның сәбәбен психологлар депрессия, ләззәт алуны югалту дип таныйлар. Бу тискәре күренешләрне җиңәргә ярдәм итүдә булышучы, Үзәктә төрле яңа технологияләр ярдәмендә эшләүче белгечләр һәм бөтен кирәкле шартлар да тудырылган: аларның берсе – мәдәни ял итү эшчәнлеге.
Яшь социаль хезмәт алучылар кечкенә төркемнәрдә, мәдәни ял итү чаралары вакытында иҗади аралашу күнекмәләрен үзләштерделәр. Алар үз сәләтләрен тормышка ашыра алачакларына ышанып, алга таба да музыкаль кичә оештырырга иҗади мөмкинлекләре барлыгын һәм теләкләрен белдерделәр.
Социаль хезмәт алучылар әлеге чарага иҗади, зур кызыксыну һәм энтузиазм белән әзерләнделәр. Кичә күңелле узды: яшь оештыручылар үзләренең көлкеле сәхнә күренешләре, тормышчан шигырьләре, ритмлы җырлары белән өлкән яшьтәге социаль хезмәт алучыларны да кызыксындырдылар. Таныш җырларга кушылып җырлап, рәхәтләнеп биеп- көлеп, ял кичәсеннән ләззәт алдылар. Чара ахырында өлкән яшьтәге социаль хезмәт алучылар яшь оештыручыларга рәхмәт белдерделәр, аларны көчле алкышларга күмеп, җәлеп итү осталыкларын билгеләп үттеләр.
Чарада барлыгы 42 кеше катнашты.