Балалар белэн эшлэунен психолого-педагогиг яктан килгэндэ, экият методы кин кулланылла. Курку , борчу хислэрен булдырмаска, кэефне яхшыртырга, торле киеренкелеклэрне булдырмаска ярдэм итэ. Экият белэн дэвалау торле яшьтэге балалар очен дэ кулланыла. Эмма эфффективлык яктан килгэндэ мэктэпкэчэ хэм мэктэп яшендэге балалар белэн эшлэудэ эхэмиятле булып тора. Балаларнын яратып тынлый торган экиятлэрен эштэ куллану аеруча файдалы.
29 июль көнне Лениногорск муниципаль районында «озак сроклы карау системасы» проектын гамәлгә кертү кысаларында Исток-Башлангыч «халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» социаль һәм медицина хезмәткәрләре белән беренче дәрес узды. Дәресләрне «Старость в радость» хәйрия фонды базасында Мәскәү шәһәрендә аз хәрәкәтле гражданнарны карауны оештыру буенча укыган тренер Әхмәтшина Венера алып бара. Беренче чиратта цикл 4 укыту семинарыннан тора, алар даими урын-җир режимында булган социаль хезмәтләр алучылар белән эшли.
Питрәч районының «Шатлык» приютында мәктәпкәчә һәм кече мәктәп яшендәге балалар “Мукасолька” түгәрәгенә бик теләп йөриләр.
2019 елның 21 июнендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Оядагы кошлар ” дигән темага иҗади шөгыль булып узды.
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» региональ проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2019 елның 1 сентябреннән 65 яшьлек һәм аннан да өлкәнрәк яшьтәге гражданнарны Сарман муниципаль районының медицина оешмаларына диспансеризация үтү өчен китерү планлаштырыла. Өлкән буын кешеләрен график буенча 2019 елның сентябрьдән декабрьгә кадәр җиткерү планлаштырыла.
2019 нчы елның 25 нче июлендә Сарман районының «Шәфкать » үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен “Бузат” чишмәсенә экскурсия оештырылды. Катнашучылар әлеге чишмәнең барлыкка килү тарихын кызыксынып тыңладылар, рәхәтләнеп чишмә суын татып карадылар. Чишмәләрне юкка гына « Изге чыганаклар » дип атамыйлар, чөнки чиста чишмә суы – ул безнең тормышыбыз, сәламәтлегебез.
Алабуга районы «Доверие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре « Китап сөючеләр» мини-клубы кысаларында рус язучысы Василий Шукшинның 90 яшьлек юбилее уңаеннан тематик чара уздырганнар...».
20 июль көнне Бәтке авылында гомер итүче Екатерина Главнова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Тыл хезмәтчәнен җирле үзидарә башлыгы Максим Ионычев, районның ветераннар һәм инвалидлар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, “Шәфкатъ» социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәре Кәдрия Закирова котладылар.
25 июль көнне Каюмовларны гаилә бәйрәмнәре белән Кузкәй авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гараев, “Шәфкатъ” социаль хезмәт курсәтү үзәгенең өйдә хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гөлнур Исмагилова, Күзкәй авылы җирлегендә ветераннар советы иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кәүсәрия Хафизова котлады.
2019 елның 29 июль көнне Югары Утар балалар йортында «Шәфкатьлелек» бүлегендә тәрбияче Сираҗиева Гөлчәчәк Фәһметдиновна «Болында күбәләкләр ” дигән темага рәсем шөгыле үткәрде.