20 июль көнне Бәтке авылында гомер итүче Екатерина Главнова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Тыл хезмәтчәнен җирле үзидарә башлыгы Максим Ионычев, районның ветераннар һәм инвалидлар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, “Шәфкатъ» социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәре Кәдрия Закирова котладылар. Очрашу вакытында яшьлек, сугыш чоры хатирәләре белән уртаклаштылар. Екатерина Федоровна килгән кунакларга рәхмәтләрен җиткерде.