Алабуга районы «Доверие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре « Китап сөючеләр» мини-клубы кысаларында рус язучысы Василий Шукшинның 90 яшьлек юбилее уңаеннан тематик чара уздырганнар...». Чараның максаты-өлкән яшьтәге һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең эмоциональ ялгызлыгын һәм социаль изоляциясен жиңү. Өйдә социаль хезмәт алучы 9 кеше язучы, романист, драматург, режиссер, искиткеч, кабатланмас артист иҗаты белән танышты. Китап туплау, видеоролик һәм яраткан кинофильмнардан өзекләр карау, Василий Шукшинның шигырьләрен уку җитди проблемалар, тормыш, кеше, аның гамәлләре турында уйланырга мәҗбүр итте. Өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар мондый чараларда актив катнашалар, шул рәвешле аларның күзаллауларын киңәйтү, ялларын оештыру юлы белән тормыш сыйфатын арттыруга ярдәм итәләр.